Казанда һәм Чаллыда автомобиль юлларында аварияләрне терки торган система барлыкка киләчәк. Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының сектор мөдире Кәрим Нурмөхәммәтов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Киләсе елда без Казан һәм Чаллы агломерацияләрендә юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасын кертергә ниятлибез. Шулай ук юл-транспорт һәлакәтләрен һәм гадәттән тыш хәлләрне терки торган система булдыру да күздә тотыла», - дип белдерде Нурмөхәммәтов.
Әлеге система, ашыгыч хезмәтләр тагын да тизрәк эш итсен өчен, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм гадәттән тыш хәлләрне теркәячәк. Ясалма интеллект, машиналарның гомуми агымында юл һәлакәтләрен танып алып, бу хакта сигнал бирәчәк, дип искәртте ул.