Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясендә катнашты. Парламент башлыгы Яңа Чишмә районының беренче сыйныфка баручы укучыларына портфельләр тапшырды, алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары да бар иде.
«Ел саен менә шулай тантаналы рәвештә, теләкләр теләп, республикабызда яшәүче балаларны мәктәпкә озату традициясе барлыкка килде. Депутатлар мәктәпкә җыенырга ярдәм итүдә бик актив катнаша», — диде Мөхәммәтшин.
Ул Татарстанда яңа мәктәпләр төзү һәм мәгариф оешмаларын төзекләндерүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.
«Яңа Чишмә районы бу планда — алдынгылар рәтендә. Хуҗалык субъектларының күп кенә җитәкчеләре мәктәпне, мәктәпкәчә учреждениене ремонтлауда, уку кирәк-яраклары белән мәктәп рюкзакларын әзерләүдә катнашалар», — дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе.
Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов һәр гаиләнең дә баласын мәктәпкә әзерләү мөмкинлеге юк, дип өстәде.
«Бу акция күп кенә социаль мәсьәләләрне хәл итә. Мин хакимият органнарына, бу эштә ярдәм итүче предприятие җитәкчеләренә рәхмәт белдерергә телим», — диде ул.
Козлов сүзләренчә, муниципалитетта 1,5 мең баланың 100 дән артыгына хәйрия акциясе вакытында мәктәпкә әзерләнергә ярдәм иткәннәр.
Бүген Татарстанның Яңа Чишмә районында «Бердәм Россия көне» уза. Аның чараларының берсе беренче сыйныфка барачак укучыларга «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында портфельләр тапшыру булды.