Татарстанда хәрби хезмәткә әзерлек буенча 2023/2024 уку елына чаралар планы расланды. Шул исәптән анда өлкән сыйныф укучылары өчен өйрәнү хәрби җыеннарын үткәрү дә кергән. Бу карарны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Агымдагы елның сентябреннән киләсе елның июнь аена кадәр 10 сыйныф укучылары белән хәрби хезмәт нигезләре буенча өйрәнү җыеннары, шулай ук «Авангард» укыту-методик җыеннары үткәрү планлаштырыла. Уку елы дәвамында слетлар, ярышлар, конкурслар, олимпиадалар үткәрү каралган.
Башкарма хакимиятнең ведомство карамагындагы мәгариф оешмалары булган республика органнарына, Татарстан хәрби комиссариатына һәм оешмалар, иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләренә чакырылыш яшенә кадәрге гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү чараларын күрергә кирәк. Шулай ук аларга мәгариф оешмаларында, укыту пунктларында, яшьләр һәм балалар берләшмәләрендә хәрби-патриотик тәрбия бирү эшен оештыру йөкләнгән.
Территориаль хакимият мәгариф оешмаларын һәм уку пунктларын педагогик кадрлар белән комплектлау, республикада яшь армиячеләр хәрәкәтен үстерү эшләрен дәвам итәргә тиеш. Моннан тыш, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына хәрби исәпкә куелганнан соң чакырылыш яшенә кадәрге һәм чакырылыш яшендәге гражданнары өчен дәвалау-савыктыру чараларын үткәрү йөкләнде.
Чараның планы берничә блоктан тора. Оештыру чараларына төп документларны эшләү, хәрби частьләр арасында шефлык элемтәләрен киңәйтү эше керә. «Хәрби хезмәткә әзерлекне кадрлар белән һәм укыту-методик тәэмин итү» бүлегенә уку оешмаларын кадрлар белән комплектлаштыру, хәрби хезмәткә әзерлек мәсьәләләре буенча конференцияләр һәм семинарлар үткәрү һәм башкалар керә.