Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мирфатыйх Зәкиевның якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклашты. Ул мәрхүмне «татар халкының күренекле улы, зур галим, талантлы һәм кабатланмас шәхес» дип атый. «Мирфатыйх Зәки улының татар тел белеме һәм тюркология фәне үсешенә, республиканың югары мәктәбе мөмкинлекләрен арттыруга, сайлаган хезмәт юлына чиксез тугрылык һәм туктаусыз иҗади эзләнүләр рухында яшь галимнәр тәрбияләү эшенә керткән өлеше бәяләп бетергесез», диелә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов исеменә юлланган телеграмада.
Татарстан Рәисе сүзләренчә, әлеге зыялы, нык ихтыярлы, максатчан һәм эш сөючән олуг затның тормыш юлы һәркем өчен үзенең яраткан һөнәренә, газиз халкына, туган иленә хезмәт итүгә багышлауның күркәм үрнәге булып тора.
«Мирфатыйх Зәки улы олы ихтирамга лаек, игелекле, матур озын гомер кичерде һәм киләчәк буыннарга тиңдәшсез фәнни мирас һәм үзе турында бары тик изге хатирәләр генә калдырды. Чын күңелдән барлык Татарстан халкының, Мирфатыйх Зәки улының туганнарының һәм якыннарының олы хәсрәтен уртаклашам. Рөстәм Мирфатыйх улына һәм Илдар Мирфатыйх улына, әтиләре вафаты сәбәпле тирән кайгыларын уртаклашып, ихлас йөрәктән күркәм сабырлыклар телим. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмах түрендә булсын», диелә кайгынамәдә.