Татарстан аграрийлары 3 млн тоннадан артык ашлык җыеп алган, гектардан уртача уңыш 26,3 центнер тәшкил итә. Барлыгы 1,1 млн гектардан артык чәчүлек мәйданыннан уңыш җыеп алынган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.
«Ашлык 3 млн тонна күләменнән артып китте», - диделәр министрлыкта. Бигрәк тә Тәтеш (157,6 мең тонна), Буа (146,2 мең тонна), Спас (123,1 мең тонна), Арча (120 мең тонн) һәм Чистай (112,5 мең тонна) районнары иң күп уңыш җыеп алынган.
Тәтеш (40,3 ц/га), Кама Тамагы һәм Кайбыч (36 ц/га), Чүпрәле һәм Кукмара (34 ц/га), Балтач (33,6 ц/га) районнарында бөртеклеләрнең уңышы мул булган.
Татарстанда чәчү мәйданы 2,7 млн гектар тәшкил итә. 2022 елда республикада 5,2 млн тонна ашлык суктырылган.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров белдергәнчә, корылык аркасында быел аграрийлар 3,7-3,8 млн тонна гына бөртекле ашлык җыя алачак.
Искәртик, алдагы көндә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Әтнә һәм Зәй районнарында җыелган яңа уңыш ашлыгыннан каравай тапшырдылар. Муниципалитетлар кичә беренчеләрдән булып республика буенча бөртеклеләрне җыюны төгәлләде.