Ел саен Казан бюджетының 70 проценты мәгариф өлкәсенә бүленә. Бу хакта Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин педагогия хезмәткәрләрнең республика август киңәшмәсендә белдерде.
«Казан мәгарифе бүген — шәһәребез халкының биштән бер өлешен үз эченә алган глобаль система. Бу системаның эш сыйфатына шәһәребез һәм республикабызның киләчәге, ә иң мөһиме — һәр кешенең һәм гаиләнең киләчәге бәйле», — диде мэр.
Метшин сүзләренчә, быел Казанда «рекордлы санда объектлар»— 440 урынга исәпләнгән 2 балалар бакчасы һәм 4 мәктәп ачылачак. «Алар иң заманча [техника белән] итеп җиһазландырылган. Бу — бассейннар, актлар һәм тренажер заллары, иркен китапханәләр һәм лабораторияләр. Һәрберсенең үз «йөзе» һәм концепциясе бар», — дип билгеләп үтте ул.
Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт дәвам итә. Ун ел эчендә 106 мәктәп һәм 88 балалар бакчасы капиталь төзекләндерелгән. Быел 17 мәктәп һәм 7 балалар бакчасында ремонт эшләре төгәлләнә.