Мәскәү шәһәре Төньяк-Көнчыгыш административ округының «Ихсан» ислам дини оешмасы каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәнияте һәм мәгариф үзәге «Минем туган авылым» фотобәйгесе игълан итә. Бу турыда «Ихсан» сайтында хәбәр ителә.
Бәйге дүрт номинациядә уза:
Конкурс тәмамлангач, иң яхшы фотолар Ислам мәдәнияте һәм мәгариф үзәгендә, йомгаклау фотокүргәзмәсендә урын алачак.
Бәйгедә профессиональ фотографлар да, һәвәскәрләр дә катнаша ала.
Гариза һәм конкурска эшләрне 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр аралыкта бәйгене оештыру комитетының электрон почтасына җибәрү кирәк.