Фәрит Бикчәнтәев Камал театры чыгарган спектакльләрне арыслан тудыру белән чагыштырды.
Театрда яңа сезон ачылу уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә журналистларның башка театрларда премьераларның күп булып, Камал театрында аз булуы турында соравына җавап итеп, Фәрит Бикчәнтәев мәсәл сюжетын искә төшерде.
«Имеш, урманда хәбәр тарала – арысланның баласы туган икән. Хайваннар патшасы бит инде – бөтенесе котларга җыела. Куян килә: караса - бер бала. «Ии без атна саен унышар бала табабыз», ди. «Сез бит кроликларны табабыз, без арысланны», дип җавап бирә моңа арыслан», диде ул көлеп.
Камал театрының баш режиссеры мәсәлгә өстәп башка аңлатма бирмәде.
Камал театры 118 нче сезонын 18 август көнне легендар «Зәңгзр шәл» спектакле белән ача.