Чиләбе татар конгрессы «Татар гаиләсе» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә
«Татар гаиләләре, әйдәгез, бәйгедә катнашырга ашыгыгыз», дип хәбәр итә Чиләбе татар конгрессы.
«Татар гаиләсе» конкурсы – тормыш тәҗрибәсе һәм гаилә традицияләре белән уртаклашу өчен искиткеч мөмкинлек. Әгәр сез татар телендә сөйләшүче, милли бәйрәмнәрне билгеләп үтүче, милли ризыклар әзерләүче, татар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләүче күңелле, тату, актив гаилә икәнсез, һичшиксез, Чиләбе татар конгрессына килегез. Бергәләп без татар халкының бай мирасын саклап калачакбыз, биредә сезнең өлеш тә керсен, хөрмәтле милләттәшләр», диелә хәбәрдә.
Гаризалар 7 августка кадәр Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессының электрон почтасына congresstatar174@mail.ru кабул ителә, диелгән хәбәрдә.