29 июльдә Казан ипподромында Россиянең милли мәдәниятләре һәм атчылык традицияләре буенча уникаль «Беренчеләр йолдызлыгы» фестивале узачак. Аны Атчылыкны үстерү ассоциациясе оештыра. Фестивальнең тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашачак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара программасында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм Россия Федерациясе округларыннан күпмилләтле көнкүреш үрнәкләре презентациясе белән мультимәдәни «Күргәзмә-ярминкә», балалар рәсемнәре, фотосурәтләр күргәзмәсе һәм милли татар ризыкларын дегустацияләү-сату, мастер-класслар, шулай ук иҗат коллективлары чыгышлары планлаштырыла.
Атлар чабышы юлында татар токымлы атлар ярышачак. Шулай ук Татарстан-Алтай ат чабышында катнашучылар командасы белән Екатеринбургтан турыдан-туры элемтә булдыру көтелә.
Чара бәйрәм салюты белән тәмамланачак.