Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазифасын вакытлыча башкаручы, Мәскәү ислам институты ректоры, теология докторы Дамир Мөхетдинов ислам банкингын кертүгә кагылышлы фикерләре белән уртаклашты. Ул яңа экспериментның ул тормышка ашырыла торган төбәкләргә, ә киләчәктә бөтен Россия икътисадына файда китерәчәгенә һәм безнең гражданнар тормышының муллыгына уңай йогынты ясаячагына ышана. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Экспериментның безнең илдә мөселманнарның эшмәкәрлек активлыгын үстерүенә, ислам дөньясыннан инвестицияләр җәлеп итәргә ярдәм итәчәгенә, безнең икътисадка уңай йогынты ясавына ышанам. Ислам банкингын уңышлы үстерү белән кызыксынган Россия мөселманнары Диния нәзарәте экспериментны гамәлгә ашыруны игътибар белән күзәтәчәк, бу өлкәдә җитешсезлекләрне билгеләп үтәргә һәм казанышларны популярлаштырырга җыена», – диде ул.