Мәскәү Биоорганик химия институты директоры Александр Габибов фосфорорганик химия өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясе лауреаты булды. Бүләк бирү турындагы карарны бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
«Габибов Александр Габибовичка фосфорорганик химия үсешенә зур өлеш керткән өчен 2023 елда фосфорорганик химия өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясен һәм «Фосфорорганик химия өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясе лауреаты» исемен бирергә, – диелә документта.