Пензаның «Ак калфак» оешмасында татар халкының милли бизәнү әйберсе – хәситә ясау буенча мастер-класс уздырдылар. Пенза татарлары арасында бу бизәнү әйберсе киң таралыш алмаган булса да, хәситә татар халкы өчен мөһим мәгънәгә ия, дип хәбер ителә Бөтендөнья татар конгрессы сайтында.
Беренче мастер-классын «Ак калфак» оешмасы активисты Рауза Мизитова уздырды. Төрле яшьтәге хатын-кызлар үз куллары белән кабатланмас бизәнү әйбере ясады.