Депутатлар беренче укылышта 13 республика закон проектын караячак.
VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының кырык бишенче утырышы 13 июльдә узачак. Депутатлар парламентның 2023 елның беренче яртыеллыгындагы эше турында хисап тыңлаячак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында билгеле булды.
«Көн тәртибенә 23 сорау кертелә. Бу республиканың 14 закон проекты, дүрт Федераль закон проекты, Чувашия Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы һәм башка мәсьәләләр», – диде ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина.
Депутатлар беренче укылышта 13 республика закон проектын караячак. Алар арасында законнарга үзгәрешләр кертелгән түбәндәге документлар бар: «Оешмаларның милегенә салым», «Гадиләштерелгән салым системасын кулланган салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү», «Ятим калган балаларны торак белән тәэмин итү», «ТР халкына социаль ярдәм күрсәтү», «Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү», «ТР гражданнарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү» һәм башкалар.
Биредә шулай ук «ТР җиңел машинада (такси) кешеләр һәм багаж йөртү» турындагы закон проекты, ТРның җир һәм экология кодексларындагы үзгәрешләр каралачак.
Хөкүмәт сәгатендә республика халкын транспорт белән тәэмин итү турында доклад укылачак. Әлеге мәгълүматны Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов тәкъдим итәр дип көтелә.
«Шушы кыска гына вакытка планлаштырылган бөтен сорауларны да хәл итү, документларны эшләп бетерү, килүне тәэмин итү бурычы куела», – диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.