Иртәгә, 16 июньдә, Татарстанда эссе һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Республикада болытлы һава көтелә. Көньяк районнарда урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал, дип билгеләп үтә синоптиклар.
Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 4-9, урыны белән 14 метрга җитәчәк (Казанда 12 метрга кадәр).
Һава температурасы төнлә 11-16 градус, көндез 24-29 градус җылы булачак.