10 июньдә салкын атмосфера фронты узу сәбәпле, Татарстанда тотрыксыз һава торышы саклана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яшенле яңгыр яварга мөмкин. Казанда һәм төбәкнең көнбатышында төнлә, ә көнчыгышта тәүлек дәвамында явым-төшем булырга мөмкин.
Көньяк-көнбатыштан искән җил төньяк-көнбатышка юнәлешен үзгәртәчәк. Ул секундына 6-11 метр тизлек белән исәргә, вакыты белән 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Татарстан башкаласында көндез җил секундына 14 метр тизлектә фаразлана.
Төнлә Татарстанда һава температурасы +6..+11 градус, көнбатышта +14 градуска кадәр (Казанда +12..+14 градус) була. Көндез һава торышы +17..+22 градуска кадәр күтәрелә, көнчыгышта +25 градус (республика башкаласында +18..+20 градус) фаразлана.