Апас бистәсендә милли кием кигән мәдәният хезмәткәрләре бизәлгән атлар һәм ретро машиналар белән Сабан туена бүләк җыярга чыкты. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.
Алар урамнар буйлап үтте. Гармун уйнап, җырлап һәр йортның капкасын какты. Ә хуҗа-хуҗабикәләр исә алдан әзерләп куйган сөлге һәм яулыкларын бүләк итте.
Авылда яшәүчеләр бүләк җыючыларны җырлап, биеп, изге теләкләр белән озатып калды.