Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко фикеренчә, Россия составындагы Татарстан Республикасы ул - төрле карашлар һәм белемнәр тупланган бердәм дәүләт, куәтле икътисад барлыкка килү үрнәге.
«Бүген иң зур дефицит ул - бөтен дөньяда квалификацияле кадрлар дефициты. Нәкъ менә шуңа күрә Россиядә мәгариф системасындагы үзгәрешләргә, бу өлкәдәге яңалыкларга зур игътибар бирелә. Без үзебезнең эш тәҗрибәсе турында сөйләргә һәм хезмәттәшләребезнең чыгышларын тыңларга бик шат. Безнең өчен үзенчәлек, мөстәкыйльлек, суверенлыкны саклау зур әһәмияткә ия. Бу бөтен дөнья өчен мөһим дип уйлыйм, чөнки без төрле булуыбыз белән көчле», - диде ул «ИТ-парк»та «Киләчәкне формалаштыру» Халыкара мәгариф министрлары форумының пленар утырышында.
Андрей Фурсенко әйтүенчә, кайбер илләр үзләренең мәгариф системасындагы мәсьәләләрне хәл итәсе урынга читтәге белгечләрне үзләренә җәлеп итү белән шөгыльләнә.
«Минем уйлавымча, безнең төп бурыч – яхшы мәгариф системасын һәм сәнәгатьтәге, төрле өлкәләрдәге коллегаларыбыз белән бергә кызыклы эш урыннары булдыру», – дип билгеләп үтте Россия Президенты ярдәмчесе.