Мәскәүдә 17 июньдә «Башкорт халкының легендар герое» дигән кичә узачак. Ул Салават Юлаевның тууына 269 ел булуга багышлана. Чара «Мәскәү милләтләр йортында» (Басман урамы, 4/1 нче йорт) була. «Башинформ» шул турыда яза.
Кичә Мәскәүдә энтузиастлар көче белән җиденче тапкыр оештырыла. Анда галимнәр, танылган шәхесләр һәм Россиянең төрле шәһәрләреннән кунаклар булачак.
Чарада катнашучылар Степан Злобинның романы буенча төшерелгән «Салават Юлаев» фильмын караячак һәм Ринат Хәбиров һәм «Ак тирмә» башкорт фольклор коллективы башкаруында «Уралым» җырын тыңлачак.
Кичәдә презентацияләр һәм докладлар була. Бәйрәмнең икенче өлешендә Салават Юлаев һәм аның истәлегенә багышланган шигырьләр һәм җырлар, шулай ук Башкортстан һәм батырлар каһарманлыгы турында халык җырлары яңгыраячак. Аларны солистлар һәм «Ак тирмә» башкорт фольклор коллективы, башка артистлар башкарачак.