Махсус хәрби операция зонасына өч машина озатуында 20 тонналы гуманитар йөк белән фура юлга чыкты. Әлеге машиналарга мобилизацияләнүчеләргә исемле посылкалар төялгән. Посылкаларны хатыннары, әти-әниләре, туганнары, якыннары җыйган. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
«УАЗ» һәм «Нива» машинасы хәрбиләргә калачак. «Нива» автомашинасын «Лениногорск» шифаханәсе биргән.
Лисичанск халкы өчен төзелеш материаллары, азык-төлек продуктлары төялгән, шулай ук «Жилищник» җәмгыяте зыян күрүчеләргә 12 куб төзелеш такталары җибәрде. Шәхси эшмәкәр Рамиз Мамедов күп күләмдә бәрәңге, суган, шикәр, ярма, май тапшырды. «Агропак-Татарстан» 20 тонна артезиан суы, «Ихлас» мәчете вәкилләре һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе азык-төлек продуктлары тапшырган.
Гуманитар йөкне озатуда «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Игорь Храмов, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераны, Лениногорск бүлекчәсендәге «Беркут» хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Рамил Даутов, Лениногорскиның «Чик сакчылары берлеге» рәисе Артем Сарбаев, «Арго» җитәкчесе Рамил Әсәдуллин киттеләр. Алар барысы да хәрби операция зонасына якташлары янына берничә тапкыр барды.