Сабаның балалар иҗаты үзәгендә Васил Гарифуллин исемендәге «Серле каләм» бәйгесе үтте. Быел ул 15нче тапкыр узды. Бу хакта «Көмеш кыңгырау» сайтында хәбәр ителә.
Бәйгедә 6 номинация буенча Саба, Арча, Теләче, Кукмара, Балтач районнарыннан барлыгы 48 укучы ярышты.
Балтач районыннан Абдуллина Рәйсә «Серле каләм 2023» иҗади конкурсының Гран-при иясе булды.