Узган төндә Казанның Адоратский урамында 1Б йорты ишегалдында «Лада Гранта» автомобиле 7 машинаны бәрдергән. Хокук саклау органнары тәртип бозучыны тоткарлаган. Авария китереп чыгарган йөртүче айнык булган.
Әлеге вакыйга видеосы «Татар-информ» карамагында барлыкка килде. Кадрларда күренгәнчә, йөртүче ишегалдында туктап торган машиналарга бәрелеп үтә.