Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы Креатив индустрияләр мәктәбенә ачык ишекләр көненә чакыра.
«Ачык ишекләр көнендә мәктәп турында һәм анда керү шартлары турында сөйләячәкбез», – диелгән хәбәрдә.
Креатив индустрияләр мәктәбе – 12-17 яшьлек балалар өчен өстәмә белем бирү мәктәбе. Бу федераль проект. Үткән ел анда дүрт юнәлеш буенча белем бирелде: интерактив цифрлы технологияләр, анимация, дизайн, фото-видео җитештерү.
Яңа уку елында тагын ике юнәлеш өстәләчәк – костюм дизайны, декоратив-гамәли сәнгать.
Ачык ишекләр көне 17 майда үтә. Башлана 19:00 сәгатьтә. Теркәлү өчен сылтама.
Адрес: К. Маркс урамы, 70/10 (Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы бинасының бер өлешендә ремонт бару сәбәпле бинага Толстой урамы ягыннан керәсе)