Татарстанның Милли китапханәсе Ульяновск өлкәсе Чардаклы районы китапханәләренә 1600гә якын бушлай татарча китап бүләк итте. Бу турыда «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр итте.
«Әлеге китапларны районыбызда урнашкан китапханәләргә таратабыз. Күптән инде безнең районга татар телендә китаплар кайтканы юк иде. Татарстан безгә шундый зур бүләк ясады, рәхмәт коллегаларыма», - ди Чардаклы районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Венера Залялетдинова.