Дональд Трамп язучы Элизабет Кэроллның дәгъвасы буенча гаепле дип табылды. Язучы 1996 елда АКШның элеккеге Президентын аңа карата урынсыз дәгъва белдерүдә һәм яла ягуда гаепләгән иде. Нью-Йоркның присяжныйлар суды шундый карар чыгарды. Бу хакта ТАСС агентлыгы CNN телеканалына сылтама белән хәбәр итә.
Присяжныйлар фикеренчә, Трампка 5 миллион доллар күләмендә штраф салырга кирәк, шуның 2 миллионын ул - урынсыз дәгъва белдергән, 3 миллионын яла яккан өчен түләргә тиеш. Телеканал мәгълүматлары буенча, суд карарын игълан итү ике сәгать ярым вакытны алган.