Бүген татар язучысы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның бертуганының кызы, күренекле абыйсы белән аралашкан, хәзерге вакытта Ташкентта яшәүче Сөембикә Шәрипова 103 яшьлеген билгеләп үтә. Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый оешмасы вәкилләре аны шушы истәлекле дата, шулай ук Җиңү көне белән тәбрик итте.
Сөембикә Шәрипова гомере буе сәламәтлек саклау системасында эшләгән. Сугыш вакытында хәрби госпитальләрдә табиб булган, аннары район сәламәтлек саклау системасында хезмәт куйган. Гаяз Исхакыйны эзәрлекләү шартларында аның гаиләсе Ташкентка күченә, ул бүгенге көндә дә шунда яши.
«Сөембикә ханымны Җиңү бәйрәме һәм туган көне белән котлаулары бик куанычлы хәл. Коллегаларыбызга – бер ветеранны да игътибардан читтә калдырмаучы татар иҗтимагый оешмасы вәкилләренә тиешле бәя бирергә кирәк. Алар беркемне дә онытмый, барысын да тәбрик итә. Бөек Җиңүгә мөнәсәбәте булган беркемне дә – ветераннар, тыл хезмәтчәннәрен – беркайчан да котламый калганнары юк», - дип искәртте арт-эксперт, төрки халыкларның традицион мәдәниятен өйрәнүче Рәмзия Кашапова.
Аның сүзләренчә, Сөембикә Шәрипова үзен яхшы хис итә, яшьлеген әйбәт хәтерли. Тормышын искә алганда, ул сугыш елларында барысы да көнне төнгә ялгап эшләвен әйтә һәм хәрби госпитальләрдә яралыларга ярдәм күрсәтүе хакында сөйли.
Сугыштан соң Сөембикә Шәрипова 58 ел Үзбәкстан сәламәтлек саклау системасында эшләгән, шул исәптән күп еллар туберкулез диспансерының баш табибы булган.