Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 2020 елда игълан ителгән COVID-19 глобаль пандемиясе статусын гамәлдән чыгарды. Бу хакта РИА Новости оешма башлыгы Тедрос Адханом Гебрейесусның белдерүенә сылтама белән хәбәр итә.
Ул аңлатканча, мондый тәкъдим белән аңа Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының гадәттән тыш хәлләр буенча экспертлар комитеты мөрәҗәгать иткән.
«Мин бу киңәшне кабул иттем һәм пандемияне туктату турында игълан иттем», - диде Гебрейесус.
Шулай итеп, пандемия 1150 көн яки 3 ел 1 ай һәм 24 көн дәвам итте.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы пандемия статусын гамәлдән чыгару планнары турында апрель башында ук белдерде. Моның өчен Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының гадәттән тыш хәл буенча комитетының пандемия белән бәйле утырышын үткәрергә кирәк иде. Ул комитетка кергән белгечләрнең гадәттән тыш хәлне гамәлдән чыгару турындагы тәкъдим белән чыгыш ясавын, ә оешма генераль директоры алар белән килешә яки килешмәвен аңлатты.
Искәртик, бүген Россиядә 4215 кеше коронавирус йоктырган, шул исәптән Татарстанда шундый 26 очрак теркәлгән.