Махсус хәрби операция зонасында 430нчы полкта хезмәт итүче Алабуга хәрбиләре ветераннарны Җиңү көне белән котлап видео яздырган. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
«Җиңү көне – ул һәр гаиләдә билгеләп үтелә торган бөек бәйрәм. Без әби-бабаларыбызга, безнең геройларга рәхмәт сүзләре әйтәбез. Бүген без җиребезне саклыйбыз. Бөек Ватан сугышында катнашучылар елдан-ел кими. Бөек Ватан сугышы геройлары белән горурланабыз, алар – безнең йөрәкләрдә. Алар безнең өчен үрнәк», — ди алар.