Бүген «Ак Барс» - ЦСКА плей-офф сериясенең алтынчы уенында җиңүне Казан хоккейчылары яулады. Матч исәбе – 0:3. Уен Мәскәүдә узды.
Казанның «Ак Барс» һәм Мәскәүнең ЦСКА командалары Континенталь хоккей лигасының финалында көч сынаша. Гагарин кубогын дүрт җиңү яулаган команда отачак. Хәзергә ике команда исәбендә дә өчәр җиңү. Киләсе уен әлеге сезонда соңгысы булачак, җиңгән команда баш өстендә Гагарин кубогын күтәрәчәк.
«Ак Барс» Мәскәү командасына рәттән өч уенда җиңелсә дә, сериянең исәбен тигезләштерә алды.
Беренче период. Сигезенче минутта «Ак Барс» хоккейчысы Артём Галимов исәпне ачты (0:1).
Икенче период. Тугызынчы минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Вадим Шипачёв гол кертте (0:2).
Өченче периодның соңгы секундларында, ЦСКА капкасын буш калдырып алты мәйдан уенчысы белән уйнаганда, «Ак Барс» һөҗүмчесе Никита Дыняк алканы буш капкага кертеп куйды (0:3).
Командалар составы:
ЦСКА
«Ак Барс»
Киләсе уен Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. Бу сезонның соңгы матчы 29 апрель 17:00 сәгатьтә башлана.