23 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында Казан урамнарында «Kazan Quest» уены булды. Быел уенда татар халкының мифологик персонажлары белән таныштырганнар. Квестның җиңүчеләрен 26 апрельдә 16:00 сәгатьтә Камал театры каршында «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә игълан итәчәкләр.
«Быел Казан мәктәпләреннән тыш, район мәктәпләре дә катнашты. Актаныш, Мөслим, Әлмәт, Чаллы кебек ерак районнардан да килделәр. Уен нәтиҗәле узды, ул татар мифологиясе темасына багышланды. Мифологик персонажлар турында сөйләдек. Шүрәле белән Су анасы гына түгел, мифологиябез бай, Бичура, Мунча иясе кебек башка персонажлар да барлыгын аңлаттык», - диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында уенның оештыручысы Ләйсән Фәхриева.
Уен 11.00 сәгатьтә башланып, 17.00 сәгатьтә тәмам булган. Барлык катнашучы да канәгать калган.
«Квест рәвешендә үтә торган бу уен барышында такымнар, оештыручылар Казан шәһәрендә билгеләп куелган төрле урыннарга барып, анда калдырылган биремнәрне чишә. Шул ук вакытта алар Татарстан Республикасының икетеллелек турындагы кануны үтәлешен дә тикшерә», - дип искәртте ул.