Бүген Ульяновскиның Китаплар сараенда «Татар китабы көне» уза. Бәйрәмгә килгән кунаклар өчен китап ярминкәсе эшли. Анда танылган язучыларның китапларын сатып алырга мөмкин, дип яза «Өмет» газетасы телегра-каналында.
Чарада «Сембер язлары» альманахын, Римма Вильданованың «Сембер татарлары» һәм Резедә Садыйкованың «Туган аавлым - Өчкаен» китаплары укучыларга тәкъдим ителде.
Кичәдә «Сембер төбәге шагыйрьләрнең шигырьләрен сәнгатьле уку» бәйгесендә җиңүчеләргә өлкә мәгърифәт һәм тәрбия министрлыгының дипломнары тапшырылды. Җиңү яулаган балалар шигырьләрен сөйләп тә күрсәттеләр, диелә хәбәрдә.