Бүген Татарстан һәм Беларусь Республикасы хезмәттәшлек турында берничә килешү төзеде. Документлар Татарстан Республикасы делегациясенең Минск шәһәренә эш сәфәре кысаларында имзаланды, дип хәбәр итә республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте.
Уртак эшче төркем утырышы барышында түбәндәге документларга имза салынды:
«Беларусь озак вакыт дәвамында Татарстанның иң яхшы 10 партнеры исемлегенә керә. Безнең республика Беларусь партнерлары белән икътисади һәм инвестицион элемтәләрне киңәйтүдә кызыксыну белдерә. Автомобиль төзелеше, авиация, нефть-газ химиясе, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау өлкәләрендәге берләшү зур кызыксыну уята. Мәдәният, спорт һәм туризм өлкәсендә Татарстан – Беларусь элемтәләрен киңәйтү өчен яхшы шартлар бар», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Олег Коробченко.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның КАМАЗ, «Татнефть», Казан вертолет заводы һәм башка күп кенә зур предприятиеләре Беларусь компанияләре белән төрле өлкәләрдә актив хезмәттәшлек итә.
Коробченко мәгълүматлары буенча, 2022 елда ике республиканың тышкы сәүдә әйләнеше 817 миллион доллардан артып киткән.