Юбилей кичәсе Равил Шәрәфиевның нәкъ туган көненә билгеләнгән. 5 апрельдә артистка 85 яшь тула
Иртәгә Камал театрында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиевның 85 яшьлек юбилей кичәсе уза. «Татар-информ» кичәне онлайн күрсәтәчәк.
Кичә зур аншлаг белән узар дип көтелә, чөнки билетлар берничә көн эчендә сатылып беткән.
Кичәнең сценариен Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев язган. Режиссер – Татарстанның халык артисты Радик Бариев.
«Мин Равил абыйның дүртенче зур юбилеен әзерләүдә катнашам – сценарий язам. Аның кичәләрен яратып эшлим», - диде Илтөзәр Мөхәммәтгалиев. Ул Камал театрының берничә спектаклендә Равил Шәрәфиев белән ике составта уйнады.
Юбилей кичәсе Равил Шәрәфиевның нәкъ туган көненә билгеләнгән. 5 апрельдә артистка 85 яшь тула.
Кичә 19.00 сәгатьтә башлана.