Финанс министрлыгы ОСАГОсыз йөргән автомобиль хуҗаларына штрафны арттыруны хуплый, хәзер ул 800 сум тәшкил итә. «Российская газета» шул хакта хәбәр итә.
«Минемчә, бу, әлбәттә, 800 сум гына түгел. Минемчә, бу биш меңнән дә ким булмаска тиеш», - диде ведомство башлыгы урынбасары Алексей Моисеев Федерация Советында чыгыш ясаганда.
Шул ук вакытта, Моисеев сүзләренчә, штрафны җитди арттырмыйча да эш итәргә мөмкин. Мисал өчен, йөртүчеләрне иминлек каешын эләктермәгән очрактагы кебек камерага эләккән саен штрафка тартырга мөмкин.
Моннан тыш, ведомствода юридик һәм физик затлар өчен төрле штрафлар кертү вариантын караячаклар, дип сөйләде Моисеев.