Добавить новость

Порядка 100 часов активностей подготовили для гостей фестиваля «Мороженое и сладости» на Тверском бульваре

Новое оборудование поступило в Мытищинскую больницу

Более 9 тыс. крупных и средних предприятий столицы стали прибыльными в январе-марте

Подмосковным работающим пенсионерам проиндексируют пенсии



World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Бердәмлек» газетасы Самара өлкәсендә Нәүрүз бәйрәменең 34 еллык тарихын барлый

Самара татарларының «Бердәмлек» газетасында Эльмира Шәвәлиеваның «Шәрыктан килгән Нәүрүз» дигән язмасы чыкты.

34 ел элек беренче Нәүрүз бәйрәме оештырылган иде. Әгәр март ае төнендә кырга чыгып тыңлап торсаң, ерактан чабып килгән ат тояклары чыкылдавын ишетергә мөмкин. Бу, соргылт елгыр атка атланган, иңенә яшел ча­панын салган үлемсез пәйгамбәребез Хозыр Ильяс чабып килә. Ул һәр елны шулай килеп, мартның 21ендә Нәүрүз бәйрәме белән Шәрык яңа елын башлап җибәрә. Азия як­ларында аңа юл күрсәтү өчен кырда учаклар ягып куялар икән. Шуларның иң соңгысы Нәүрүзгә каршы төнне ягыла…

Күрәсезме? Тоемлыйсызмы? Тагын яз килде бит! Быелгы гөрләвекләр Нәүрүз бәй­рәме килеп җитүен көтеп тормадылар, күптән инде Иделгә агып төштеләр һәм җылы як­ларга омтылдылар, күрми дә калдык. Гомерләр дә шулай тиз уза шул…

Үткән елның 26 мартын­да Самараның «Звезда» мә­дә­ният сараенда Нәүрүз өлкә милләтара бәйрәме дә инде унынчы мәртәбә уздырылды. Тик Куйбышевта беренче булып аны 1989 елда барлыкка килгән «Туган тел» татар җәмгыяте оештырган иде. Димәк, безнең шәһәрдә Нәүрүз үткәрелә башлауга бы­ел инде 34 ел тула.

Олы яшьтәге милләт­тәш­ләребез хәтерлиләрдер әле, беренче Нәүрүз Авиация за­водының Спорт сараенда бер меңнән дә артыграк халык катнашында узган иде. Ул Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән килгән «Ләззәт», Иске Ярмәк авылының «Ак каен», Самараның «Ялкынлы яшьлек» ан­самбльләренең ялкынлы биюләре, егермеләп егет кат­нашкан көрәш бәйгесе һәм башка спорт уеннары белән ис­тә калган. Ул Нәүрүз Россия Федерациясенең атказанган артисты, балет биючесе Наил Гыймадиев чыгышы белән дә истә калды. Шулай итеп, татар Нәүрүзе киң колач җәеп, ел саен яңартылып уздырыла торган матур бер бәйрәм булып китте.

2002 елгы татар Нәүрүзе абруйлы татарлар, хөкүмәт вәкилләре һәм Татарстан нефть­челәре катнашында бик тә купшы, бай итеп уз­дырылганын хәтерлим. Ул елда Нәүрүз бәйрәмендә Га­ли авылының данлы көрәшчесе, дөнья чемпионы Наил Гәрәевкә 70 яшь тулу уңаеннан, Канары утравына барып ял итеп кайту өчен юллама бүләк иткәннәр иде. Татарстан бәйрәмгә Гөлдания Хәйруллинаны җибәргән бул­са, Камышлы районын «Ак каен» фольклор ансамбле тәкъдим итте. Бу юлы ин­де алар Нәүрүз күренешен сәхнәләштергәннәр иде.

2001 елда оешкан Халык­лар дуслыгы йорты директоры Евгения Никулина һәм өлкә Мәдәният министрлыгы департаменты вәкиле Михаил Глебов та бу бәйрәмгә килгәннәр иде. Алар шул вакытта ук Урта Азия якларыннан Самарага килеп урнаша башлаган халыкларда популяр булган Нәүрүз бәйрәмен татарларныкы белән бер­ләш­терү, уртак бәйрәм планы эшләп чыгару турында уйлана башлаган булганнардыр, дип фикерлим. Чөнки хө­күмәт һәрбер мөселман хал­кына аерым бюджет бү­леп бирә алмый, ә татарларга әле тагын өлкә Сабан туена да акча кирәк булачак. Хәер, бу фаразлау гына иде ул чакта, түрәләр ни уйлаганын төгәл белмибез, әлбәттә. Татар Нәүрүзе шуннан соң әле тагын ун ел яшәп, яңа артистлар, яңа көрәшчеләр бе­лән төрләндерелеп, 2011 ел­га кадәр Сабан туе кебегрәк уздырылып килде.

Тик 2012 елда гына МТЛ «Арена» бинасында узарга тиешле Нәү­рүз милләтара бәйрәм дип игълан ителде. Мөселман кар­дәш­ләребез безгә таныш булмаган гореф-гадәтләр, ризык­лар һәм җыр-биюләр алып килделәр. Яңа сулыш алып килгән милләтара Нәүрүз бик күңелле, матур булып узганын хәтерлим. Күргәзмәдә шытып килүче бодай, сумалак, үзбәк җәймәләре, «хәлим ашы» дип аталган бодай пылавын күреп гаҗәпләндек, сәх­нәдә дә дәртле шәрык бию­ләре, дутар, гиджак, саз, бо­зук, сорнай кебек музыка ин­стру­ментлары пәйда булды.

2013 елгы милләтара Нәү­рүз, Азия халыкларының гореф-гадәте буенча, Халык­лар дуслыгы йорты каршындагы «Родина» скверына ишелеп чыкты. Чарада халык күп булса да, татарлар бик аз иде. Бозлы сукмаклардан йөреп, карлы келәмнәрдә көрәшергә өйрәнмәгән инде безнең та­тар кешесе, аңа бәйрәм өчен яшел чирәм, алмачуар атлар кирәк. Бу турыда газетабызның 2013 елгы 14 санында чыккан «Шәрыктан килгән Нәүрүз» дип аталган мәкаләдә турыдан-туры язылмаса да, кәефебезнең ул кадәр үк күтәренке бул­мавы тел төбеннән сизелә иде. Төр­ле милләт ха­лык­ла­рының палаткалары бай, ризыклары тәмле булса да, көе безнең колакка ничектер ятып бетмә­де. Бәлки шуңадыр да, ел саен уздырылып килүче уртак Нәүрүздә татарлар чатыр куй­салар да, көрәшчеләребез кат­нашса да, тик безнең дә Нәүрүз бәй­рәменә керткән өлешебез булуын раслаучы бер билге генә.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Прольется эликсир сладострастия — три знака зодиака, которых захватит страсть этим летом

Вильфанд спрогнозировал москвичам погоду на выходные

В 11 регионах России будет снижена допустимая доля трудовых мигрантов

Сегодня началась война... Автор Д.Попов

Музыкальные новости

В аэропорту Пулково задержали девять рейсов и отменили еще два

В Пулково задерживаются шесть рейсов

Футбольный фестиваль «ЦСКА — Все сюда!» провели в Одинцове

Галина Ржаксенская впервые стала участником ПМЭФ в Санкт-Петербурге

Новости России

Суд арестовал трех фигурантов дела о покупке зачета в столичном медвузе

СК возбудил дело на двух граждан Узбекистана за изнасилование москвички

Сегодня началась война... Автор Д.Попов

Обыски проведены, готовится новый арест в "верхах"? Источники намекнули - в деле замешан "токсичный" чиновник

Экология в России и мире

СЛД «Красноярск» компании «ЛокоТех-Сервис» получило право ремонтировать грузовой электровоз «Ермак» в объеме ТР-2

Доктор Кутушов: не стоит носить кроссовки в жару

«Три богатыря. Ни дня без подвига» уже в кино! «Юмор FM» рекомендует

PREMIER проведет фестиваль «Лето PREMIER» по всей России

Спорт в России и мире

Теннисисты Медведев и Рублев сохранили позиции в рейтинге ATP

Самсонова обыграла Александрову и вышла в финал турнира WTA в Хертогенбосхе

Россиянка Людмила Самсонова выиграла турнир WTA в Хертогенбосе

Скачков и Тайлакова выиграли соревнования по настольному теннису на Играх БРИКС

Moscow.media

Кураторам платных парковок Екатеринбурга пригрозили уголовным делом

«Три богатыря. Ни дня без подвига» уже в кино! «Юмор FM» рекомендует

АО «Транснефть – Дружба» выполнило плановые работы на объектах в четырех регионах

В цехе Улан-Удэнского ЛВРЗ установили новый зубофрезерный станок











Топ новостей на этот час

Rss.plus






В Москве сохранится мягкая летняя погода

Наталья Сергунина: В Москве впервые пройдет форум ...

Грандиозный фестиваль колокольного звона пройдет 23 июня в Сарове

Какие изменения Россия может внести в ядерную доктрину