Россия һәм Советлар Союзы Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары, Хезмәт геройлары һәм тагын кайбер мактаулы исемнәргә лаек булган кешеләр үзләренә тиешле айлык акчалата түләүне гариза язмыйча гына рәсмиләштерә алачак. РФ Президенты Владимир Путин шул хактагы законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.
Билгеләп үтелгәнчә, һәлак булган геройларның гаилә әгъзалары (тол хатыны яки тол ире, ата-аналары, 18 яшькә кадәрге балалары, 18 яшьтән өлкәнрәк инвалид балалары, югары уку йортында көндезге бүлектә белем алучы 23 яшькә кадәрге балалары) шулай ук теләсә нинди уңайлы алым белән әлеге акчаны алырга теләк белдерә алачак.
Түләүнең күләме индексацияне исәпкә алып билгеләнә. Геройлар яки Дан орденының тулы кавалерларына аның күләме - 83 496,41 сум, Социалистик Хезмәт геройлары, Россия Федерациясе Хезмәт геройлары һәм Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары өчен 61 566,28 сум тәшкил итә.