III Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең җиңүчеләре билгеле. Быел конкурсны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән бергәлектә «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе оештыра.
«Конкурста 3200 кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза жанрлары буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим итте. Шуларның утызы җиңүче исеменә лаек дип табылды», - дип хәбәр итә оештыручылар.
«Телебез язмышына кагылышлы гамәли бәйгеләр күп. Бу бәйге - иң дәрәҗәләрнең берсе. Без бүген эчтәлекле бәйрәмнең шаһите булачакбыз. Тамашачылар телебезнең нинди матур икәненә, мирасыбыз барлыгына инанырлар. Өч тапкыр узган бәйгегә бер йөз меңнән артык татар теленә битараф булмаган милләттәшләребезне җәлеп иттек. Ә йөз мең татар - бик зур көч», - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.
Гала-концертта хәбәр ителгәнчә, бәйгенең премиаль фонды - бер миллион сум.
Җиңүчеләр исемлеге:
10 яшькә кадәрге катнашучылар арасында
«Шигърият»:
«Проза»:
11–17 яшьлек катнашучылар арасында
«Шигърият»:
Проза:
18 яшь һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында
«Шигърият»:
«Проза»:
Махсус бүләк - Антипова Земфира Робес кызы (Казан)
Иҗади гаиләләр арасында
Махсус бүләк - Мансуровлар гаиләсе (Теләче)
Махсус бүләк - Якуповлар гаиләсе
Профессионаллар арасында
«Үзем язган шигырь» номинациясендә
I урын - Мөхәммәтшин Рүзәл Фәиз улы (Казан)
«Үзем язган әсәр» номинациясендә
III урын - Әхмәтҗанова Екатерина Александр кызы (Ямал-Ненец автономияле округы, Салехард шәһәре)