Иртәгә, 18 мартта, Казанның 15 мәйданчыгында язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Аларда республиканың 22 районындагы 18 предприятиедән китерелгән продукция тәкъдим ителәчәк.
Авиатөзелеш районында яшәүчеләр Дементьев урамы, 7, Беломорская урамы, 69 һәм Ленинград урамы, 27нче йорт янында оештырылган ярминкәгә килә алачак. Шәһәрнең Киров районында тагын өч нокта (Кызыл Кокшай урамы, 150/2, Революция урамы, 12 һәм Батыршин урамы, 20) ачыла. Вахитов районында (Татарстан урамы, 53 һәм Чехов урамы, 2), Яңа Савин районында (Ямашев проспекты, 71а һәм Лаврентьев урамы, 10), Идел буе районында (Зорге урамы, 66 һәм Фучик урамы, 72), шулай ук Совет районында (Аграр урамы, 2 һәм Липатов урамы, 7) икешәр мәйданчык эшләячәк.
«Салават күпере» микрорайонында яшәүчеләр өчен сәүдә рәтләре Осиново бистәсендәге «Радужный» сәүдә үзәге янындагы парковкада ачыла.
Искәртеп узабыз, 7 мартта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлануы турында хәбәр иткән иде. Ведомство коллегиясе утырышында ул ярминкәләр оештыруда ярдәм күрсәткән һәм аларда катнашучыларның транспорт чыгымнарын компенсацияләгән өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.