Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гагаузия (Молдова) автономияле-территориаль берләшмәсе делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Яклар Татарстан белән Гагаузия арасында хезмәттәшлекне ныгыту, шул исәптән сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерү, агросәнәгать комплексы, медицина һәм фармацевтика, башка юнәлешләр буенча хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов делегацияләр алмашуның һәм мәдәни элемтәләрне үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
«Безнең гагауз кардәшләребез белән дуслык мөнәсәбәтләре ныгып китәр дип өметләнәбез», – дип өстәде ТР Рәисе.
Татарстанга визиты кысаларында Гагаузия делегациясе Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта, Казан федераль университетында булачак, шулай ук республиканың сәнәгать потенциалы белән танышачак, диелә хәбәрдә.