Апас районы башлыгы тәкъдиме белән танылган драматург, язучы, режиссер Әмир Камалиев истәлегенә театр бәйгесе узды. Бәйгенең балаларда театр сәнгате аша рухи-әхлакый тәрбия бирү максатыннан оештырылды. Бу хакта «Апастово-информ» районның яшьләр үзәге һәм спорт бүлегенә сылтама белән хәбәр итә.
Мәктәпләрдә оешкан 18 театр коллективы онлайн рәвештә спектакльләрен тәкъдим итте. Барысы да бик тырышып әзерләнгән. 14 мартта фестивальгә йомгак ясалачак.