10-12 март көннәрендә Яшел Үзән районында «Драйв парк» территориясендә Ирек Миңнәхмәтов истәлегенә машиналар ярышы узачак. Турнир ел саен үткәрелә.
Ярышларда «Чыңгызхан» Кубогы өчен Россиянең иң яхшы пилотлары көч сынашачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, заездлар ике зачет кысаларында узачак: Т1-2500 автокроссы (11 март) һәм N2/T3 синхрон узышлары (12 март).
Ярышларның беренче көнендә заездлар Мәскәү вакыты белән 11.00 сәгатьтә, икенчесендә 10.30 сәгатьтә башлана.
Якшәмбе көнне 18.00 сәгатьтә йомгаклау протоколларын игълан итү, бүләкләү, ярышларны ябу тантанасы була.