Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солист-вокалисты, шагыйрь Георгий Ибушевка заманында исемен татар исеме итеп үзгәртергә тәкъдим иткәннәр. Бу турыда җырчы «Татар-информ» хәбәрчесенә керәшеннәрнең Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә сөйләде. Үзәктә Георгий Ибушевның концерты булды.
«Андый җилләр миңа да кагылды. Телефоннарга кадәр ун-унбиш сантиметрга күтәрелде, өстәлгә суккач. Безнең сәнгать җитәкчесе Илгиз Мәҗитов бар иде. Әйбәт кеше иде ул. Әйдә, исемеңне алыштыр, я Гәрәй, я Гали, я теге-бу. Мин әйтәм, нишләп, минәйтәм, үз исемем бар бит минем. Син паспортта каласың, ди. Минәйтәм, юк, алыштырмыйм, нишләп сез алыштырмыйсыз соң, Илья булмыйсыз? Минем үз исемем бит ул, ди. Мин әйтәм: «Минеке нәрсә, эт исемеме әллә?». Кулын селтәде дә, шуннан калды», – дип уртаклашты Георгий Ибушев.
Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабировның җырчы Георгий Ибушевка «Россиянең халык артисты» дигән мактаулы исем бирергә тәкъдим итүе турында «Татар-информ» хәбәр иткән иде.