Кичә кич Казанда «Радужный» торак комплексында яшәүчеләрне селәүсен куркыткан.
Кыргый хайван тыныч кына машиналар арасында йөргән, аннары көнкүреш калдыклары контейнерлары янына юнәлгән.
Билгеле булганча, кич белән территорияне табигать саклау белгечләре тикшергән, әмма селәүсенне алар тапмаган. Аның эзеннән күренгәнчә, ул Гайсин урамындагы 2б йортка таба киткән.