Дүшәмбе көнне Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава көтелә, төнлә һәм иртән урыны белән томан булырга мөмкин. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бераз кар ява, бозлавык була, көньяк-көнбатыш, көньяктан талгын җил көтелә.
Төнлә термометр баганалары -7..-12 градус күрсәтәчәк, урыны белән -16 градуска кадәр суыта. Көндез -3.. -8 градуска кадәр суык булыр дип фаразлана.