Мәскәүдә татар телен өйрәнү курслары кысаларында әдәби клубның беренче очрашуы узды. Курслар җитәкчесе Альбина Вәлиева тәкъдиме буенча, клубта татар әдәбияты классикларының әсәрләре турында фикер алышачаклар.
Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр иткәнчә, курсларга йөрүчеләр беренче очрашуда татар соцреализмының күренекле вәкиле Гадел Кутуй иҗаты белән танышты, аның «Тапшырылмаганга хатлар» повестен анализлады. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итте.