Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимовны Уфаның мөселман зиратына җирләделәр, дип хәбәр итә «Башинформ».
Мәрхүмне җирләү алдыннан дини йолалар буенча дога укылды. Оркестр матәм маршын башкарды. Мактаулы каравыл буш патроннар белән өч залптан салют аттырды.
Рәхимовка 88 яшь иде. Ул Башкортстанны 1990 елдан 2010 елга кадәр җитәкләде, ә 1993 елда республиканың президенты булды.
Бүген 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр республиканың беренче Президенты белән халык хушлашты, аннан хушлашу мәрасименең рәсми өлеше узды.
Мәрхүмне соңгы юлга озату мәрасименә Россия президенты Владмир Путин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та барды.