Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театры «Кызыл паша» спектакленең премьерасын 3 февральдә күрсәтәчәк.
Легендар совет дипломаты турындагы спектакльне яңадан торгызу тәкъдиме белән республика башлыгы Радий Хәбиров чыккан. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Моңа кадәр спектакльне күренекле башкорт драматургы Нәҗип Әсәнбаев пьесасы буенча 1982 елда режиссер Лек Вәлиев куйган. Спектакльнең Үзәк телевидениедә күрсәтелгән телевизион версиясе бар. Яңа сәхнәләштерүнең авторы – Динара Каюмова.
«Хәкимовның шәхесе, миңа калса, ахыргача өйрәнелмәгән, ул СССРда гына түгел, бөтен дөнья өчен шулкадәр масштаблы шәхес булган, бу аңлашыла. Спектакльнең нигезе итеп узган гасырда куелган Нәҗиб Әсәнбаев пьесасын алдык. Ләкин ул вариантта геройның балачагы турында текст юк иде. Җәй көне Дүсән авылы музеенда булганнан соң, без аның гомеренең бу өлешен өстәргә булдык. Спектакльне эшләү һәркемгә җиңел бирелде, чөнки Кәрим Хәкимовның тормыш һәм хезмәт тарихы бүген бик заманча һәм актуаль», – диде спектакльнең режиссеры Айрат Абушахманов.
Спектакльнең рәссам–куючысы – Альберт Нестеров, композиторы – Рәмис Хәкимов, пластика өлеше – Алинә Мостаева, видеографы – Руслан Юлтаев. Элекке версиясендә Кәрим Хәкимовның образы Әхтәм Абушахманов башкаруында һәркемнең хәтеренә уелып калса, быелгы спектакльдә төп рольне яшь талантлы актер Азат Вәлитов уйный.