Яңа ел каникуллары вакытында Түбән Каманың бала тудыру йортында 48 сабый дөньяга килгән. Бу хакта перинаталь үзәк һәм балалар хастаханәсендә хәбәр иттеләр.
Дөньяга килгән балаларның 25е — кыз һәм 23е — малай. Ике гаиләдә игезәкләр туган. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
«Без яшь ата-аналарны шундый күңелле Яңа ел бүләкләре белән котлыйбыз! Зур, көчле һәм бәхетле үсегез», — дип теләде табиблар.