Алабугада Кыш бабай резиденциясе эшли. Ул Гуляй паркының күзәтү мәйданы астында урнашкан.
Теләге булган һәр кеше резиденциягә килеп, Кыш бабайга шигырь сөйли һәм аның белән фотога төшә ала. Әти-әниләр бүләк сатып алып, аны резиденциядә тапшыруны оештыра. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Резиденция 26 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр 13.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшли. Керү бушлай.