Бүген көндез Казанның Әмирхан урамындагы 41нче йорт каршында юл һәлкәте булган.
Шәһәр дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ»га сөйләүләренчә, берьюлы өч машина – «КАМАЗ», «Лада» һәм Renault автомобиле бәрелешкән.
«Юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше – «Лада» белән идарә иткән 34 яшьлек хатын-кыз һәм 37 яшьлек пассажир хатын-кыз зыян күргән. Хатын-кызларны табиблар карады, хастаханәгә дәвалау кирәк булмады», – дип аңлаттылар Казанның ЮХИДИ матбугат хезмәтендә.
Юл һәлакәте аркасында бу участокта Миллениум күпере ягына таба зур бөке җыелды.